news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Якутиядә пассажир очкычы елгага төшеп утырган

Ан-24 пассажир очкычы очыш полосасы зонасыннан читкә төшкән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Якутскидан килүче очкыч Якутиянең Зырянка аэропортына төшәргә керә, әмма очыш юлының уң ягында урнашкан Колыма елгасына төшеп утыра.

Һава судносында 30 пассажир һәм 4 экипаж әгъзасы булган. Аларның берсе дә зыян күрмәгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, әлеге вакыйганың сәбәбе – экипажның һава судносы белән идарә итүдә хата җибәрүе.

news_right_1
news_right_2
news_bot