news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Якутиядә астероид төште - видео

Якутия халкы астероид төшү мизгелен төшергән, ул атмосферада бик тиз янып беткән. Шаһитлар социаль челтәрләрдә астероид төшү кадрларын куя.

Биредә яшәүчеләр билгеләп үткәнчә, ул бары тик бер секунд кына күренгән — астероид, атмосферада якты ялкын калдырып, бик тиз янып беткән.

РИА Новостига Россия Фәннәр академиясе Гамәли астрономия институтында сөйләүләренчә, астероид кешелек өчен куркыныч тудырмый һәм җир өстенә кадәр оча алмый. Астероидны иртән АКШтагы обсерваторияләрнең берсендә ачалар. Астроном Стас Короткий билгеләп үткәнчә, бу уникаль күренеш – тарихта бары тик 11нче тапкыр, астероидның төшүен алдан фаразлыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot