news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Якутия табиблары Татарстан тәҗрибәсен өйрәнә

Кунакларны республика клиник хастаханәсендәге мөмкинлекләр белән таныштырдылар.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Саха (Якутия) республикасы Сәламәтлек саклау мининстрлыгы вәкилләре Республика клиник хастаханәсендә булды. Бу хакта дәвалау оешмасының матбугат хезмәте җиткерде.

Делегация составында Казанга Саха республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчеләре һәм үзәк район хастаханәсе баш табиблары килгән. Татарстан башкаласына алар энергоресурс нәтиҗәлелеген булдыру, энергия саклауга багышланган 17 нче халыкара симпозиум һәм 18 нче халыкара күргәзмәдә катнашу өчен дә килгән.

Кунакларны хастаханәнең кабул итү-диагноз кую бүлеге һәм кардиореанимация үзәге белән таныштырганнар. Ике төбәк хастаханә җитәкчеләре арасында алга таба да хезмәттәшлек турында килешенгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot