news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якутия парламентарийлары Татарстанда урта белемнең үсеш дәрәҗәсе югары булуын әйтте

Фәрит Мөхәммәтшин Якутия Дәүләт Җыенының (Ил Тумэн) Фән, мәгариф, мәдәният, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм җәмәгать оешмалары эшләре комитеты рәисе Феодосия Габышева белән очрашты.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Якутия Дәүләт Җыенының (Ил Тумэн) Фән, мәгариф, мәдәният, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм җәмәгать оешмалары эшләре комитеты рәисе Феодосия Габышева белән очрашты. Комитет җитәкчесе Татарстанда урта белем бирү системасының үсеш дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Феодосия Габышева эш сәфәре барышында күп телле белем бирү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге белән очрашуы хакында сөйләде», - диелә хәбәрдә.

Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда Россия халыклары телләрен укыту һәм туган телләрне өйрәнүнең әһәмиятен искәртте. Ул шулай ук республикада һәр халыкның телен, мәдәниятен һәм йолаларын өйрәнү өчен тиешле шартлар булдырылуын билгеләп үтте.

Моннан тыш, парламентарийлар Татарстан Дәүләт Советы һәм Якутия Дәүләт Җыенының алдагы үсеше (шул исәптән, профиль комитетлары дәрәҗәсендә дә) хакында фикер алышты.

Ике республиканың парламентлары арасында хезмәттәшлек турында килешү 2012 елда имзаланган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100