news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якутия музее директоры: Икътисадта Татарстан — үрнәк, мәдәнияттә без бер гаилә кебек

Саха Республикасы(Якутия) мәдәният министры татарстанлылырны Якутия АССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә чакырды.

Якутия музее директоры: Икътисадта Татарстан — үрнәк, мәдәнияттә без бер гаилә кебек
Михаил Захаров

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның Милли музеенда Саха Республикасы (Якутия) халыкларының декоратив-гамәли сәнгате күргәзмәсе ачылды. Ачылышта Якутиянең Е. Ярославский исемендәге төньяк халыкларның тарихы һәм мәдәнияте музее җитәкчесе Николай Бугаев Казанның Якутия үсешенә зур өлеш кертүен ассызыклады

«Безнең күргәзмә Якутия территориясендә яшәгән халыкларның көнкүрешен чагылдыра. Тарихка күз салсак, Казан Якутия үсешенә зур өлеш керткән. Икътисад тармагында без Татарстанга үрнәк итеп карасак, мәдәният өлкәсендә — без инде бер гаилә кебек, бергә үсешкә барабыз», — дип сөйләде ул.

Саха Республикасының мәдәният һәм рухи үсеш министры Юрий Куприянов күргәзмәдәге экспозицияләрнең күбесе Татарстан музеенда саклануын әйтте. «Николай Катанов тарафыннан әле советлар чоры башында ук җыелган коллекция Татарстан музеенда саклана. Без элеккеге бәйләнешне ныгыту һәм яңаларын булдыру өчен килдек. Татарстан делегациясен киләсе елда узачак бәйрәмгә, Якутия АССРның 100 еллыгына чакырабыз. Бу — безнең тарих, бергә яшик, — дип сөйләде ул.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова халыкларның уртак байлыгы турында әйтеп узды. «Һәр халыкның үз хәзинәсе бар. Кызганычка каршы, хәзерге дөньяда байлык турында сөйләгәндә, без матди әйберләр турында сүз алып барабыз, безнең халыкларның төп хәзинәсе — рухи традицияләр, тел, мәдәният. Ул хәзинә халык өчен ачык булсын иде», — ди министр.

Күргәзмәдә Якутия халыкларының көнкүреш җиһазлары белән танышырга була. Экспонатлар арасында кымыз эчү өчен савытлар, милли кием, бизәнү әйберләре, мамонт сөягеннән ясалган сыннар, кубыз, якут пычагы, буранда йөрү өчен күзлек, йөгән бар.

Татарстан Милли музее генераль директоры вазифаларын башкаручы Алиса Вяткина күргәзмәне әзерләү эше турында сөйләде. «Күргәзмәне әзерләгәндә ниндидер сихрилек булды дияр идем. Безнең музейда сакланган өс-киеме — күренекле якут хатын-кызының туны. Ул якут әдәбиятына нигез салучы Алексей Кулаковский хатыныныкы булган. Якутия музееннан безгә ул ханымның шул тунын киеп төшкән фотосын алып килделәр», — дип сөйләде ул.

 7-11 июньдә Татарстанда Якутия көннәре бара.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100