news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Якутия милли матбугат чаралары вәкилләре уртак проблемалар турында сөйләште

Татарстан һәм Якутия милли матбугат чаралары вәкилләре уртак проблемалар турында сөйләште
Фото: «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Бүген Саха (Якутия) республикасының Якутск шәһәрендә Матбугат йортында «Милли массакүләм мәгълүмат чаралары үсеше. Татарстан һәм Якутия медиакомпанияләре тәҗрибә уртаклаша» дип аталган түгәрәк өстәл узды.

Әлеге чара «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Сахамедиа» акционерлык җәмгыяте, һәм Саха (Ятутия) республикасының Инновацияләр, цифрлы үсеш һәм инфокоммуникацияле технологияләр министрлыгы белән берлектә оештырылды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Саха (Якутия) республикасының инновацияләр, цифрлы үсеш һәм инфокоммуникацияле технологияләр министры Василий Ефимов сәламләде. Ул республикадагы массакүләм мәгълүмат чараларының эшчәнлеге белән таныштырды. Министр Татарстан белән элемтәләр ныгуын ассызыклады.

«Безнең тарих бәйләнгән. Телләребез төрки гаиләгә карый. Безнең охшаш гореф-гадәтләр бар. Медиа өлкәсендә Татарстаннан өйрәнерлек әйбер бар. Бу түгәрәк өстәл аша элемтәләрнең тагын да ныгуын телим. Тыгыз хезмәттәшлек һәм уникаль тәҗрибә басма матбугатны яңа үсеш дәрәҗәсенә күтәрергә, телерадиокомпанияләрнең аудиториясен киңәйтергә мөмкинлек бирә», - диде ул.

Түгәрәк өстәл барышында «Интертат» электрон газетасы, «Шәһри Казан» газетасы, «Идел, «Ялкын», «Салават күпере» журналлары, «Миллиард.Татар» басмасы үз эшчәнлекләре һәм проектлары белән таныштырды.

Матбугат йортында Татарстан журналлары күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot