news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Якутия мәдәният министры татар галимнәрен үз архивларына чакырды

Татарстанда Якутия көннәре бара.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Якутиянең Мәдәният һәм рухи үсеш министры Юрий Куприянов татар галимнәрен Якутия архивларына чакырды.

«Безнең архивларда татар халкы тарихына кагылышлы уникаль документлар саклана. Совет чорына кадәр безнең якларга килгән татарлар турында мәгълүматлар бар», — диде министр бүген Казан Ратушасында узган «Якутия — Татарстан» регионара форумында ясаган чыгышында.

Ул Кызыл Армия бүлекчәсе буларак, татар дружиналары төзелү турында документлар барлыгын, 1920-30нчы елларда Якутия АССР белән ТАССР хөкүмәтләре арасындагы уникаль хатлар саклануын санап үтте. Мәдәни хезмәттәшлек буенча алтмышынчы-сиксәненче елгы хатларга тукталды.

«Якутия АССРның хөкүмәт рәисләренең берсе татар кешесе Нургали Фәтхуллин булганлыгы мәгълүм. Аның турында да документлар бар», — диде министр.

Мәдәният һәм рухи үсеш министры Юрий Куприянов ике республика арасында фәнни багланышлар ныгыячагына ышаныч белдерде.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да коллегасын куәтләп: «Мәдәни кодларның трансформацияләнү чорында фәнни фикерләүсез генә булмас. Гыйльми аралашулар артсын иде», дигән теләген җиткерде.

7-11 июньдә Татарстанда Якутия көннәре бара. 

news_right_1
news_right_2
news_bot