Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Якутия депутаты Татарстан парламентына татарлар тарихына багышланган китап бүләк итте
«Татар авылы дигән җирлек әле һаман бар, ул безнең шәһәрнең элек-электән татарлар яшәгән өлеше», - диде Якутиянең халык депутаты Оксана Михайлова.
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Якутиянең халык депутаты Оксана Михайлова Татарстан парламентына татарлар тарихына багышланган китап бүләк итте.
Дәүләт Советында Якутия Дәүләт Җыены делегациясе белән очрашуда ул бу хезмәтнең Якутиянең Олёкминск районы татарлары язганын әйтте.
«Татар авылы дигән җирлек әле һаман бар, ул безнең шәһәрнең элек-электән татарлар яшәгән өлеше. Бу китап татарларның күченү тарихына багышланган, шул исәптән Казан татарларының ничек итеп шулай еракка күченеп килүе турында язылган», — диде Оксана Михайлова.
«Тамырларым Татарстаннан. Ирем Казан татары. Әти ягыннан мөселманнар. Ә үзем мин Саха Якутиядә тудым, үстем, гомерем буе шунда эшлим. Кызганыч, татарча белмим, тел мохите юк иде, ләкин мин бөтен күңелем белән милли республикаларның тел сәясәтен хуплыйм», — дип белдерде Якутия депутаты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз