news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Якутия делегациясе Кукмарада булды

Кунаклар "Йолдызлык" балалар бакчасында, "Галактика" балалар иҗаты үзәгендә, күппрофильле лицейда булды.

(Кукмара, 4 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районында Саха (Якутия) республикасыннан килгән делегация булды. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Аның составында мәгариф идарәсе вәкилләре, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре бар иде. Кунаклар "Йолдызлык" балалар бакчасында, "Галактика" балалар иҗаты үзәгендә, күппрофильле лицейда, Олыяз һәм Янил урта мәктәпләрендә, аграр көллияттә булды.

- Без тәҗрибә уртаклашу өчен килдек. Татарстанда беренче тапкыр булуыбыз, шуңа күрә безнең өчен барысы яңа, кызыклы. Ике районда булдык, бүген сездә, иртәгә Саба районына юл тотачакбыз. Сезнең район зур тәэсирләр калдырды, кунакчыллыгы белән дә ошады, - дип сөйләде Марина Сивцева.

Ул белем бирү системасында 1984 елдан хезмәт куя. Саха (Якутия) республикасының фәнни-белем бирү үзәгендә методист булып эшли, республиканың аграр мәктәпләренә кураторлык итә. Аларда билингваль белем бирүгә игътибар зур икән.

news_right_1
news_right_2
news_bot