Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Якутия белән Татарстан бер-берсенә инвестицион һәм туристик потенциалын тәкъдим итә
Татарстанда Якутия көннәре башланып китте
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Якутия белән Татарстан республикалары бер-берсенә инвестицион, инновацион һәм туристик потенциалларын тәкъдим итә. Казан Ратушасында «Якутия — Татарстан» регионара форумы башланып китте.
Катнашучыларны ТР Сәнәгать министры Альберт Кәримов һәм Саха (Якутия) Республикасының Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкиле Андрей Федотов сәламләде.
«Киң колачлы программа төзелгән, шәһәрнең күп урыннарында масштаблы чаралар бара. Мондый чаралар оештыру мәсьәләсендә сездән өйрәнергә мөмкин», — диде Альберт Кәримов.
Татарстан сәнәгать министры Россиянең регионнар белән көчле булуын искәртте. Татарстанда Якутия көннәре нәтиҗәсе буларак, сәүдә-икътисад, спорт, мәдәният буенча хезмәттәшлекне күздә тоткан килешүләр төзеләчәген ассызыклады.
Саха Республикасының икътисад министры Майя Данилова инвестицион яктан кызыклы булуын дәлилләде. Якутиянең экологик һәм экстремаль туризм үзәге булуын ассызыклады.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев республиканың флагманы булган КамАЗ, Казан вертолет заводы, Казан авиация заводы һәм Зеленодольск шәһәрендә урнашкан Горький исемендәге заводлар булуын санап үтте.
Татарстанда Якутия көннәре 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз