news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Якутия башлыгы Айсен Николаев Казанга эш сәфәре белән килде

Якутия башлыгы Айсен Николаев Казанга эш сәфәре белән килде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы (Ил Дархан) Айсен Николаев Казанга эш сәфәре белән килде. Кунакны Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко каршы алды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Николаев Казанга сәфәре кысаларында «Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2025»тә катнашачак. Форумны ачу тантанасы иртәгә «Казан Экспо»да уза. Моннан тыш, Николаевның рәислегендә Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Энергетика» юнәлеше буенча комиссиясенең утырышы узачак, анда нефть чыгару тармагына ярдәм итү мәсьәләләре каралачак.

Сәфәрнең программасына шулай ук Татарстанның икътисади, инвестицион һәм мәдәни потенциалы белән танышу да керә. Якутия башлыгы форум кысаларында эшләүче «Kazan Oil, Gas&Chemistry» күргәзмә экспозициясендә, шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында һәм Казан Кремлендә булачак.

Программаның мәдәни өлешенә аерым игътибар биреләчәк. Бүген кич Казан Кремле Гавәми урыннарының күргәзмә залларында Айсен Николаев катнашында «Якутия хәзинәләре» күргәзмәсен ачу тантанасы була. Экспозиция төньяк төбәкнең бай мәдәни һәм рухи мирасы белән таныштыра.

Күргәзмәдә кыйммәтле металл һәм ташларның саф килеш табылган уникаль төрләре, тарихи һәм сәнгати кыйммәткә ия зәркән эшләнмәләр һәм кул эшләре тәкъдим ителәчәк. Шулай ук кунаклар Саха халкының борынгы ышануларын һәм мифологиясен чагылдырган артефактларны, шулай ук якут мәдәниятенең үзенчәлеген ассызыклаучы традицион костюмнар һәм бизәнү әйберләрен күрә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot