news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якут теленең 15 томлык аңлатмалы сүзлеге басылып чыкты

80 меңгә якын сүз һәм фразеологизмны үз эченә алган сүзлек 47 ел дәвамында эшләнгән.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Новосибирскида “Фән” нәшриятында якут теленең зур аңлатмалы сүзлеге басылып чыкты. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе Себер бүлеге рәсми сайтындагы хәбәргә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Якут теленең зур аңлатмалы сүзлеген Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең (Якутск) Гуманитар тикшеренүләр һәм аз санлы себер халыклары проблемалары институты галимнәре 1972 елда әзерли башлаган.

Сүзлек 9 мең 496 битлек 15 томнан тора. Анда 80 меңгә якын сүз һәм фразеологизм кергән.

"Безнең сүзлек - төрки телләрдәге яңа аңлатмалы сүзлек. Авторлар, әдәби нормаларны чикләүнең катгый принцибыннан качып, якут халкының тел байлыгын мөмкин кадәр тулырак колачларга һәм күз алдына китерергә омтылган”, - ди проект җитәкчесе Владимир Монастырев.

Сүзлекнең үзенчәлеге шунда: ул диалект һәм фольклор үзенчәлекләрен исәпкә алып, якут теленең барлык лексик байлыгын үз эченә ала һәм ике телле булып тора. Сүзнең аңлатмасы якут һәм рус телләрендә бирелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100