news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якут телендә «Хәзерге заман татар балалар әдәбияты антологиясе» басылып чыккан

Якут телендә «Хәзерге заман татар  балалар әдәбияты антологиясе» басылып чыккан
Фото: Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге, Ркаил Зәйдулла архивыннан

Якутиядә «Хәзерге заман татар балалар әдәбияты антологиясе» басылып чыкты.

«Биредә без гадәткә керткәнчә, исән язучылар антологиясе», - диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. Татарстан Язучылар берлеге тәкъдим иткән әсәрләр арасыннан Якутия укучысы өчен кызыклы булганнары сайлап алынган.

Китапка Газинур Морат, Рафис Корбан, Рүзәл Мөхәммәтшин, Эльмира Шәрифуллина, Илсөяр Иксанова һәм башкаларның – барысы 22 профессиональ һәм һәвәскәр шагыйрьнең шигыре кергән.

Шулай ук, 13 язучының проза әсәре урын алган. Болар арасында Рабит Батулла, Камил Кәримов, Ркаил Зәйдулла, Айгөл Әхмәтгалиева, Нәзифә Кәримова, Рөстәм Галиуллин һәм башкаларның хикәяләре бар.

Антологиянең сүз башын Ркаил Зәйдулла язган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100