news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Якупов укулары" төрле буын дин әһелләре багланышын ныгыта

Терактта һәлак булган Вәлиулла Якуповның (Ягъкуб) туган көнендә аңа багышланган укулар узды

 (Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә дин әһелләре, мөгаллимнәр һәм шәкертләр катнашында өченче мәртәбә “Якупов укулары” үткәрелде. ТР МДН тарафыннан Россия ислам институты белән берлектә оештырылган фәнни-дини чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Голәмәләр шурасы рәисе Габдулла хәзрәт Әдһәмов, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, РИИ мөгаллиме, тарих фәннәре кандидаты Дамир Шәһәвиев һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайты.

“Бүгенге чара танылган дин әһеле һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәтне искә алу һәм аның күпкырлы эшчәнлеген өйрәнү булып тора. Хәзрәт - бөтен гыйлемен, акылын, көчен дин юлына багышлаган шәхес. Аның күп сандагы мәкаләләре, вәгазьләре татарларның дини тарихын ачып бирә. Шуңа күрә аның эшен өйрәнү безгә дә гыйлем өсти. Шулай ук хәзрәтнең хезмәтләре мөселманнар өммәтенә кагылышлы бик күп сораулар хакында сөйләшергә, фикер алышырга этәрә. Вәлиулла хәзрәт хакындагы хатирәләрне яңарту төрле буын дин әһелләре арасындагы багланышны да ныгыта. “Якупов укулары”н үткәрү шул яклап та мөһим”, - дип ассызыклады анда үзенең чыгышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

“Барчабызга да мәгълүм, Вәлиулла хәзрәт татар дин галимнәрен, дини мирасны өйрәнде. Ул рухи мирасыбызны кайтару өчен зур тырышлык куйды. Аның нияте татар дин галимнәренә булган мөнәсәбәтне үзгәртү иде. Вәлиулла хәзрәт: “Безнең бабалар Исламны сәхабәләрдән кабул иткән, татарлар арасында зур галимнәр булуы исә асыл Исламны саклаган”, дип язды. Хәзрәтнең бар нияте менә шушы хакыйкатьне барчабызга җиткерү иде. Без быел дини гореф-гадәтләрне торгызу елы дип игълан иттек. Бу Вәлиулла хәзрәт ниятен тормышка ашыруны дәвам итү булып тора”, - диде мөфти хәзрәтләре.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы” кысаларында, "Иман" нәшрияты белән берлектә, Вәлиулла хәзрәт Якуповның «Ханафитский мазхаб, его значение и актуальность» ("Хәнәфи мәзһәбе, аның мәгънәсе һәм мөһимлеге") дип аталган яңа китабын бастырды. Шушы көннәрдә “Икенче Якупов укулары” җыентыгы нәшер ителде.

"Якупов укулары"нда рухи тормышыбызга, дини мәсьәләләргә багышланган уннан артык чыгыш тыңланды.

Татар халкының рухи мирасы бай. Аны өйрәнүдә, халыкка җиткерүдә Вәлиулла хәзрәт эшчәнлеге үрнәк булып тора. Чыгыш ясаучылар, алга таба башка дин әһелләренә, мөгаллимнәргә, шәкертләргә зыялы дин әһеленең эшен дәвам итәргә язсын, дигән теләк белдерделәр, диелә әлеге язмада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100