news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илфир Якупов Камал театрының яңа бина төзелеше турында сөйләде

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры ике елдан соң яңа бинага күчәчәк. Шул вакытта яңа бинага беренче тамашачылар килә ала. Бу хакта театр директоры Илфир Якупов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, хәзер төзелеш эшләре алып барыла, шул исәптән бинаның эчке эшләре дә планлаштырыла.

«Безнең театрның эшләрен тәмамлау һәм күченү 2025 елда ниятләнә. Субайларны кактылар инде. Параллель рәвештә без артистлар, техник зоналар, әлбәттә, тамашачылар өчен эчке логистиканы уйлыйбыз», - диде Якупов «Татарстан-24» телеканалына биргән интервьюсында.

Искәртик, 2021 елда Казанда Камал театрының яңа бинасының архитектура концепциясен эшләүгә халыкара ачык конкурс игълан иттелде. Ә узган ел аны Мәскәүнең «Ваухаус» бюросы консорциум проекты буенча төзиячәкләре билгеле булды. Бу командага шулай ук Werner Sobek AG (Штутгарт, Германия) һәм танылган Казан архитекторы Герман Бакулинның проект-иҗат остаханәсе кергән. Проектның бәясе – 7 млрд сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100