news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якуп Омероглы: "Татарстан-"киек каз юлында"гы иң якты йолдыз"

Әдәби журналлар форумы вәкилләре ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты

 (Казан, 30 август, «Татар-информ», Лилия Локманова). 27-31август көннәрендә Татарстан башкаласы Казанда төрки телле әдәби журналлар форумы уза. Бүген 14 илдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган мөхәррирләр ТР Дәүләт Советында экскурсиядә булды һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән аралашты.

"Бүген Республикабызның туган көне һәм мин барыгызны да бу бәйрәм белән тәбрик итәм. 90 нчы елларда Татарстан һәм аның халкы декларация кабул итте һәм, үзенең барлык үзенчәлекләрен исәпкә алып, Татарстанны үстерү, таныту эшләре башланды",- диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин делегатларны сәламләп.

Ул Татарстанның икътисади үсештә икәнен һәм төрки телле халыклар яшәүче дәүләтләр белән элемтәнең нык булуын ассысыклады һәм бу элемтәләр киләчәктә тагын да ныгыячагына ышаныч белдерде. "Массакүләм мәгълүмат чараларына килгәндә, үзгәртеп кору чорларында бездә бер генә матбугат чарасы да ябылмады диярлек. Быел Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп танылды һәм бу уңайдан башкалабызда бик күп чаралар үткәрелде. Сезнең безгә килүегез, безнең ничек яшәвебезне үз күзләрегез белән күреп китүегез бик мөһим. Күптән түгел Төркиядә Президент сайлаулары узды, бездә дә шундый ук сайлау системасы, алда безне парламент сайлаулары көтә һәм халык бездә бу юнәлештә бик актив", - диде ТРДәүләт Советы Рәисе һәм 14 нче сентябрьдә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар процессы әйбәт узачагына ышануын белдерде. Үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка Евразия дәүләтләре өчен башкарган эшләре өчен рәхмәтләрен әйтте. "Сез бик җаваплы эштә эшлисез. Хуш килдегез, бәйрәмнәр белән!"-диде ул делегатлар каршында чыгышын тәмамлап.

Шулай ук кунаклар алдында «Евразия» Язучылар берлеге рәисе Якуп Омероглы да чыгыш ясады. Ул сүзенең башында бу форумны оештырырга зур ярдәм күрсәткән ТР Президентына рәхмәтләрен белдерде. ТР Мәдәният министрлыгына, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына да рәхмәтләр әйтте. "Без дөньяда була торган бик күп чараларда катнашабыз. Оештыру дәрәҗәсенең нинди булуына карап, илдә әлеге юнәлешкә нинди әһәмият бирелүен аңлап була. Татарстанда форумның югары дәрәҗәдә уздырылуын әйтәсем килә. Казан исә, үз чиратында, дөньядагы иң матур шәһәрләрнең берсе исеменә лаек",- диде ул Татарстан башкаласы белән танышканнан соң алган тәэсирләре белән бүлешеп. "Монда җыелган мөхәррирләр, үзләренә кайткач, басмаларында бу вакыйга хакында язар, алай гына да түгел, Казанда булган вакыйгаларны күзәтеп барыр дип уйлыйм. Казан шәһәре быел гына түгел, ә элек тә төрки дөньяның башкаласы булган, бар һәм булачак та. Татарлар һәрвакыт төрки халыклар арасында лидер булып саналды һәм бу позицияләрен бүген дә югалтмый. Икътисади, мәдәни өлкәдә шундый нәтиҗәләргә ирешүе Татарстанның нинди үскән республика икәнен күрсәтә", - диде ул һәм Татарстан хакында күбрәк сөйләргә, аны тагы да танытырга өндәде. Чыгышында Якуп Омероглы Татарстанны йолдыз белән чагыштырды. "Россия дәүләтен "Киек каз юлы" белән чагыштырсак, Татарстан анда иң якты йолдыз булып яна", - диде ул һәм республика халкын бәйрәм белән котлады.

Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан турында татар, рус, инглиз телләрендә язылган китап бүләк итте.

Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100