news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яктылык» мәктәбе укытучысы Изидә Хуҗина: Татар мохитендә эшләү — бәхет бит ул

«Яктылык» мәктәбе укытучысы Изидә Хуҗина: Татар мохитендә эшләү — бәхет бит ул
Фото: samtatnews.ru, шәхси архивтан

«Яктылык» мәктәбе шәһәребездә бер ямьле, нурлы татар утраучыгы булып тора. Биредә ягымлы, ачык йөзле, зыялы, үз хезмәтләренең чын осталары булган укытучылар эшли. Шуларның берсе – Изидә Дамир кызы Хуҗинаның күркәм исеме аның җисеменә бигрәк туры килә дә инде! Аны хезмәттәшләре дә, укучылары һәм ата-аналар да мактап кына телгә алалар. Мин дә, аларга кушылып, Изидә апа турында бары тик җылы сүзләр генә әйтә алам, чөнки үз вакытында «Яктылык»та практика үткән чагымда бу ханым белән якыннан танышып, аны яхшы белеп өлгердем. Ул кеше буларак та, мөгаллимә буларак та сокландыра, аның нурлы күзләре, сөйкемле карашы һәм күркәм холкы кешеләрне үзенә җәлеп итеп тора.

Укытучы һөнәрен сайлап, дөрес эшләгән дә инде Изидә апа! Чөнки әлеге хезмәтне, аның кебек, балаларны ихластан яратучы, сабыр, мәрхәмәтле һәм гадел кешеләр генә башкарырга тиеш.

Ә бит Изидә апа кечкенә вакытында табиб булырга хыялланган. Аллаһы Тәгалә, аның ниятләрен үзгәртеп, күпме укучыны һәм аларның әти-әниләрен бәхетле иткән.

Врач һөнәре турында хыяллансам да, үзем никтер гел укытучы булып уйный идем. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе дә юктыр, мәктәптә безгә искиткеч мөгаллимнәр белем бирделәр, миңа нәкъ аларның үрнәге тәэсир иткән булса кирәк. Беренче укытучым Мөкәррәмә апа Латыйпова, сыйныф җитәкчебез Гөлсирә апа Туктарова, биологияне алып барган Райта апа Сәлахова, рус телен укыткан Вәсилә апа Хисамова – барысы да олы хөрмәткә лаеклы шәхесләр. Алар безгә тирән гыйлем һәм төпле тәрбия бирделәр. Без үзләрен бик яраттык һәм ихтирам иттек, — дип уртаклаша әңгәмәдәшем.

Изидә ханым Кошки районының Яңа Җүрәй авылында туып-үскән. Әтисе Дамир — бригадир, соңрак колхоз рәисе, ә әнисе Руза фермада сөт үлчәүче, аннары кибеттә сатучы булып эшләгәннәр.

Без гаиләдә өч кыз. Сеңелләрем Лилия белән Миләүшә дә — укытучылар. Кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләнеп үстек. Һәрберебез үз вазифаларын яхшы белеп, аларны тиешлечә башкара идек.

Әтиебез якты дөньяда юк инде. Ә әниебез, Аллаһыга шөкер, исән-сау, 82 яшен тутырды ул, авылда берүзе яши. Аның янына атна саен кайтып йөрибез.

Безгә лаеклы тәрбия биргәннәре, укытып чыгарганнары, кеше иткәннәре өчен әти-әниебезгә үз гомеребезгә рәхмәтле булачакбыз, — дип сөйли газиз кешеләре турында Изидә апа.

Яңа Җүрәйдә мәктәп сигезьеллык кына булганга, кыз 9,10нчы сыйныфларны Кошки район үзәгендә тәмамлый.

Мин, ә соңрак Лилия дә Кошкида әнинең бертуган сеңелесе Разия апада яшәп укыдык. Ире Әсхәт абый белән безне җылы канатлары астына алып, үз балаларыдай карадылар, кайгырттылар алар. Җизнәй вафат булды инде. Разия апа, әлхәмдүлилләһ, бүгенге көндә исән-сау. Безгә шундый мәрхәмәтле мөнәсәбәт күрсәткәнгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Әсхәт абый да бик әйбәт кеше иде, урыны җәннәт түрләрендә булсын, — ди Изидә ханым.

Авылда барлык фәннәрне дә татарча укыганга, Кошки мәктәбендә беренче мәлләрдә бик авырга туры килә аңа.

Мин әле дә сыйныфташларымны – рус балаларын рәхмәт белән искә алам. Алар мине яхшы кабул иттеләр. Дәресләрдә такта янына чыксам, миңа русча җавап бирүе кыен булганын аңлаган классташларым, комачауламастан, тынып калалар иде. Мин үз укучыларыма да үрнәк йөзеннән бу турыда һәрвакыт сөйләп, бер-берегезне һәрчак менә шулай хуплагыз, дип әйтеп киләм, — ди укытучы.

Мәктәптән соң Изидә ханым Куйбышев педагогика институтында «Биология һәм химия укытучысы» белгечлеген ала.

Кошки мәктәбендә безне химиядән Вера Ивановна Вершинина укытты. Бик тә таләпчән иде ул. Шуңа күрә мин аның дәресләренә аеруча зур тырышлык белән әзерләнә идем. Шулай, бу фәннең нечкәлекләренә яхшы төшенеп, аны үз иттем, яраттым, — дип, ни өчен нәкъ шушы юнәлешне сайлавын аңлата әңгәмәдәшем.

Изидә ханым институтның 5нче курсында укыганда кияүгә чыга, һәм алар ире Рифкатьнең туган авылы – Туплигә кайтып урнашалар. Биредәге мәктәптә 11 ел биология белән химияне укыта язмам герое.

Акыл ияләре, тәҗрибәле мөгаллимнәр – Наил абый һәм Зөлфирә апа Гыйматдиновлар, Равилә апа Зилитдинова, Әлфия апа Зилитдинова, завуч Әнвәр абый Зилитдинов, директор Исмәгыйль әфәнде Латыйпов миңа, яшь укытучыга, хезмәт юлымны башлап җибәрүдә бик нык ярдәм иттеләр. Аларның үрнәге, бәя биреп бетергесез киңәшләре эшемдә югары нәтиҗәләргә ирешергә булышты.

Туплине үз авылымдай яраттым мин, халкы әйбәт, бердәм. Каенатам Туктаргали, каенанам Наҗия белән дә тату булып, ярдәмләшеп яшәдек. Алар безгә балаларыбызны карарга бик булыштылар. Икесе дә гүр ияләре инде, урыннары җәннәттә булсын.

«Күрше хакы – Тәңре хакы», диләр. Күршеләреңнең яхшы булуы – үзенә бер бәхет ул. Туплидә янәшәбездә нәкъ шундый кешеләр яшәде — Юныс абый һәм Асия апа Кәнәфиевлар, завуч Әнвәр абый (мәрхүм инде) һәм Сәрия апа Зилитдиновлар. Алар белән хәзерге көндә дә аралашып, күрешеп торабыз, — дип уртаклаша Изидә ханым.

1999 елда Хуҗиннар ике кызлары – 11 яшьлек Алсу һәм 4 яшьлек Румия белән Самарага күченәләр. Шәһәрдә «Яктылык» мәктәбе эшләп килүе турында ишетеп белә торган булалар инде алар. Һәм 6нчы сыйныфка баручы Алсуны татар мохитендә укытырга теләп, аны бирегә китерәләр. Ә Изидә ханым шушы уку йортына озайтылган көн төркеме тәрбиячесе булып урнаша, аннары химия һәм биология фәннәрен укытуга керешә. «Яктылык»та эшли башлавына 27 ел үтеп киткән инде.

Бу мәктәптә дә укытучылар, мине җылы кабул итеп, һәрвакыт хуплап тордылар. Асия Сәйфетдинова, Дания Әбдерәхимова, Гөлчәчәк Нуруллина, Мария Шакирова, Рәсимә Алюшева, Фәния Гыйләҗева, Зилә Шәрәфетдинова, Гөлҗиһан Мәхмүдова, Нурзидә Фәйзуллина гел янәшәмдә булдылар. Мин аларга бик рәхмәтлемен. Әлбәттә инде, «Яктылык»ның беренче директоры, мине эшкә алып, һөнәри сыйфатларымны үстерергә ярдәм иткән Хәридә ханым Дашкинага аеруча зур рәхмәт, — ди милләттәшебез.

Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? – дип кызыксындым аңардан.

Иң беренче чиратта, балаларны чын күңелдән яратырга кирәк. Тирән гыйлемле, таләпчән, гадел булу мөһим.

Укучыларда үз фәннәрегезгә кызыксыну уятыр өчен нинди ысуллар кулланасыз?

— Алар практик дәресләрне яраталар. Презентацияләр дә бик ошый үзләренә. Хәзер мәктәптә проект эшчәнлеге киң кулланыла. 8, 9, 10нчы сыйныфларда белем алучы малайлар, кызлар проект эшләрен язалар, темаларын үзләре сайлап алалар.

Ә гомумән, балалар биология белән химияне яратып үзләштерәләрме?

Төрлесе бар инде. Әйтик, үз киләчәкләрен медицина белән бәйләргә теләүчеләр бу предметлар буенча аеруча тырышып укыйлар. Күпләр әлеге фәннәрне өстәмә имтихан буларак сайлап алалар, димәк, бу алар өчен кызыклы, кирәкле. Мәсәлән, быел 18 укучы – химияне, 12се биологияне тапшырдылар. Чыгарылыш сыйныфыннан Камилә Газизова һәм Анастасия Богатикова, биология (10, 11нче сыйныфларда бу предметны Эльвира Хөсәенова укыта) һәм химия буенча төбәк олимпиадасында уңышларга ирешеп, «Сәләтле балалар» исемлегенә керделәр.

Укытучы – ул тәрбияче дә бит әле. Малайларга-кызларга нинди үгет-нәсыйхәтләрегезне җиткерәсез?

— Әти-әниләрегезне тыңлагыз, аларның сүзеннән чыкмагыз, олыларны ихтирам итегез, бер-берегезне хөрмәтләгез, дуслыкның кадерен белегез, тырышып укыгыз, белем сезгә һәрчак кирәгәчәк, дип сөйләп торам. Тышкы кыяфәтләренә дә зур игътибар бирәм мин, киемеңә карап каршы алалар, дип юкка гына әйтмиләр бит инде. Гомумән, шунысы шатландыра ки, безнең мәктәптә тәрбия эше зур урын алып тора. Бу процестта директорыбыз да, барлык укытучылар да актив катнашалар.

Балалар хөрмәтен ничек яуларга?

Аларга карата мәхәббәтле, мәрхәмәтле, гадел булырга, һәрчак ярдәм кулын сузарга, үзләрен чын күңелдән яратырга.

Укучыларыгызның ата-аналары турында ни әйтә аласыз?

Алар мәктәп тормышында актив катнашалар, нинди генә үтенеч белән мөрәҗәгать итсәң дә, булышалар. Әти-әниләр белән гел бергә, гел бердәм, киңәшләшеп эш итәбез без. Аңлаганнары, хуплаганнары, янәшәдә булганнары өчен үзләренә рәхмәтлемен.

«Яктылык»тан өч сыйныф чыгаргансыз инде. Класс җитәкчесе булуы авырмы?

Кыенлыгына караганда җаваплылыгы зуррак. Балалар көн буе диярлек мәктәптә бит, алар вакытларын әти-әниләре белән дә түгел, ә күбрәк укытучылар белән үткәрәләр. Сыйныф җитәкчеләре исә алар өчен аеруча җавап тоталар. Ата-анасына җиткергәнче, «Сезнең малаегыз яисә сезнең кызыгыз шулай-шулай итте», — дип башта безгә шелтә белдерәләр әле. Мин үзем дә укучыларым турында: «Минем малаем, минем кызым», — дип сөйлим, чөнки аларны үз балаларымдай якын күрәм. Проблемалары килеп чыкса, үзләреннән дә ныграк борчылам, уңышларына үзләреннән дә күбрәк сөенәм.

Мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларыгызны сагынасызмы? Язмышлары белән кызыксынасызмы?

Бик тә сагынам. Элемтәләребез өзелми, алар безне никахларына да чакыралар. Тормышлары турында белеп торабыз. Әлхәмдүлилләһ, барысы да үз урыннарын таптылар, эшлиләр, лаеклы кешеләр булып, матур гына яшәп киләләр. Хәзер инде кайберәүләре үз балаларын «Яктылык»ка укырга китерәләр.

Коллективыгызда нинди мөнәсәбәтләр хөкем сөрә?

Бердәм, тату булып, бер-беребезгә ярдәм күрсәтеп эшлибез, Аллаһыга шөкер. Монда инде директорыбыз Радик әфәнде Газизовның өлеше зурдан.

Хезмәтегез күңелегезгә нәрсәсе белән якын?

Әйткәнемчә, балаларны өзелеп сөям мин. Мәктәп бусагасын атлап кергәч, дөньяны онытып, рәхәтләнеп эшлим. Отпускага чыксам да, өйдә торып туям, тизрәк укучыларым, хезмәттәшләрем янына барасым килә. Бигрәк тә татар мохитендә, милләттәшләрең белән бергә эшләү — нинди бәхет бит ул! Шушы һөнәрне сайлавыма үз гомеремә бер генә дә үкенгәнем булмады!

Тәҗрибәле мөгаллимә буларак, яшь укытучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

Укучыларыгызны, хезмәтегезне ихластан яратыгыз, дияр идем. Зур җаваплылык тоеп эшләсеннәр иде, чөнки ата-аналар балаларын укытучыларга ышандырып тапшыралар, безгә аларның өметләрен аклау тиешле.

Изидә апа, гаиләгез турында да сөйләшеп алыйк әле.

Ирем Рифкать белән 39 ел бергә гомер итәбез. Үзара хөрмәтләшеп, киңәшләшеп, бер-беребезнең кадерен белеп яшибез. Укытучының ярты гомере мәктәптә уза бит инде. Рифкать беркайчан минем эшемә каршы килмәде, канәгатьсезлек белдермәде. Аның да өйдә торганы юк диярлек. Төп хезмәтеннән тыш, ул бит әле җәмәгатьчелек эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә, үз вакытында Самара шәһәренең татар милли-мәдәни мөхтәриятен җитәкләде, бүгенге көндә Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы булып тора. Мин дә аны аңлап, хуплап яшим.

Балаларыбыз Алсу һәм Румия, Аллаһыга шөкер, тыйнак, тәртипле булып үстеләр, безгә бары тик шатлык кына китерәләр, игелек кенә күрсәтәләр. Кияүләребез Мансур белән Илдардан да уңдык. Безне дә, кызларыбызны да ихтирам итәләр, акыллылар, сабырлар, тәүфыйклылар. Кода-кодагыйларыбызга шушындый лаеклы малайлар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәтләребезне белдерәбез. Ә инде оныкларыбыз — Асия, Сафия, Мәрьям, Инсаф тормышыбызны тагын да ямьләндерәләр.

60 яшегезне тутырдыгыз. Артка борылып карап, нинди нәтиҗәләр ясый аласыз һәм киләчәккә ниятләрегез нинди?

Әлхәмдүлилләһ, Раббыбыз биргәннәренә канәгать мин. Янымда ышанычлы терәгем, мине аңлаучы, яратучы Рифкатем бар. Әнием, балаларыбыз, туганнарыбыз, кода-кодагыйларыбыз исән-саулар. Үз гомеремә яраткан эшемне башкарам. Тормыш һәм хезмәт юлымда гел яхшы кешеләр генә очрады. Шуларның барысы да – олы бәхет һәм аны миңа бүләк иткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер кылам.

Киләчәктә дә исән-сау булып, тынычлыкта, тигезлектә гомер итеп, яраткан мәктәбемдә эшләп, укучыларыма лаеклы белем һәм тәрбия бирергә насыйп булсын, дигән уй-ниятләр белән яшим.

Амин, Изидә апа, бәхетегез кимемәсен!

news_right_1
news_right_2
news_bot