news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Яктылык» мәктәбе укучылары Каюм Насыйри укуларында призёр булды

Самараның «Яктылык» мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары Каюм Насыйри исемендәге төбәкара фәнни-тикшеренү укулары призерлары булган. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр итәләр.

26 апрельдә Казан шәһәренең 81 номерлы рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә Каюм Насыйри исемендәге төбәкара яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укулары узган.

Әлеге чарада «Яктылык» мәктәбенең 9а сыйныф укучысы Эльвина Якупова һәм 11 сыйныф укучысы Алсу Сәдрәдинова катнашкан (фәнни җитәкчеләре М.Ю. Сәгъдиева). Укучылар лаеклы чыгыш ясаган һәм III дәрәҗәле призерлар булган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot