news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яктылык» мәктәбе директоры урынбасары Самарада «Ел ир-аты» бәйгесендә җиңү яулаган

Самара шәһәрендә «Самара ел ир-аты — 2023» шәһәр акциясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу хакта «Самар татарлары» хәбәр итте.

«Бәйге җиңүчеләре арасында милләттәшләребез дә бар. Алар — Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча баш идарәсе каршындагы иҗтимагый совет вәкиле Рифкат Туктар улы Хуҗин («Ир-ат — предприятие һәм иҗтимагый оешма җитәкчесе» номинациясе) һәм «Яктылык» мәктәбе директорының тәрбия эшләре урынбасары Айназ Миңнәүхәт улы Фәхертдинов («Ир-ат — профессионал» номинациясе). Аларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot