news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яктылык» мәктәбе укучылары билбау көрәше буенча Самара өлкәсе чемпионатында җиңгән

Яшь спортчыларны физкультура укытучысы, «Яктылык» мәктәбе тренеры Руслан Йосыпов әзерләгән һәм озатып йөргән.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). 28 сентябрьдә Самарада билбау көрәше буенча чемпионат узган. «Яктылык» мәктәбендә укучы Җәмил Шәмсетдинов, Абдыкерим Шералиев һәм Дамир Сафин мактаулы урыннар яулаган һәм Россия чемпионатына юлламага ия булган. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Аларны физкультура укытучысы, «Яктылык» мәктәбе тренеры Руслан Йосыпов әзерләгән һәм озатып йөргән.

«Яшь спортчыларны лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз!» - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100