news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районы Якты Күл авылы хатын-кызлары хәрбиләр өчен мендәрләр ясый һәм җәймәләр тегә

Нурлат районының Якты Күл авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядәгеләр өчен мендәрләр ясый, җәймәләр тегә. Бу хакта «Нурлат-информ» хәбәр итә.

Күпфункцияле үзәкнең «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүче 15ләп хатын-кыз көз башыннан хәрбиләр өчен төрле ярдәм күрсәтә.

Поролонны ваклап мендәр ясыйлар. Беренче партия итеп госпитальләргә җибәрергә 30 мендәр әзерләп тә куйганнар. Караватларга җәймәләр дә тегәләр.

«Яралыларга ятырга уңайлы, тирләтмәсен һәм тыгыз булсын өчен шундый материалдан эшләнә», – дип сөйләде мендәр ясауда катнашучы.

Чимал белән «Хәрби туганлык» волонтерлары, авыл кешеләре, җирлектәге мәчетләр дә булыша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100