news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Якташларыбыз белән горурланабыз»: Миңнеханов Кудерметовлар династиясе белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче спорт династиясе вәкилләре – Эдуард, Вероника һәм Полина Кудерметовлар белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан Президенты Кудерметовлар гаиләсенең республикада спортны үстерүгә зур өлеш кертүенә игътибар юнәлтте. Аерым алганда, аның сүзләренчә, Вероника һәм Полинаның югары уңышлары аркасында төбәктә теннисның популярлыгы арта.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Вероника Кудерметовага ТАССРның 100 еллыгы медален тапшырды. Эдуард һәм Полина Кудерметовлар, үз чиратында, ТР Президентының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Республика Президенты үзенең Telegram-каналында әлеге очрашуда алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. «Кудерметовлар спорт династиясе белән очраштым! Әлеге гаиләнең берничә буыны – атказанган спортчылар! Якташларыбыз белән горурланабыз!» - дип язган ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot