news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якшәмбе кичендә Рәдиф Кашаповтан рок, фолк һәм скрипкалы концерт

Казан клубларының берсендә музыкант һәм журналист Рәдиф Кашаповның “Өмет станциясе” альбомы тәкъдим ителде.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Казан клубларының берсендә татар альтернатив музыкасының актив вәкиле, «Yummy Music» лейблы белән хезмәттәшлек итүче музыкант Рәдиф Кашапов чыгыш ясады. Рәдиф Кашаповның концерты “Өмет станциясе” исемле яңа альбомын тәкъдим итү уңаеннан оештырылган иде. Үзенең социаль челтәрдәге битендә Рәдиф Кашапов әлеге концертны Yummy Music артисты буларак соңгы чыгышы дип атаган иде. Концертта “Татар-информ” хәбәрчеләре дә катнашты.

Концертны инди-фолк жанрында иҗат итүче Juna төркеме башлап җибәрде. Бу төркем кызлары татарча сөйләшмәсәләр дә, татарча җырлаулары белән билгеле. Алар Габдулла Тукай, Һади Такташ, Эльмира Шәрифуллина һәм Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә үз җырларын башкарды.

Juna төркеме солисты Ания Фәйзрахманова Рәдиф Кашапов белән ике җыр башкарганнан соң клуб сәхнәсен Рәдифнең үзенә тапшырды.

Рәдиф Кашапов егермеләп җыр башкарды. Аның унбише яңа альбомга кертелгән җырлар. Рәдиф Кашапов үз җырларында төрле стильләрне берләштерә алуы белән кызыксыну тудыра. Биредә роктан алып фолкка кадәр бар иде. Хәтта скрипка белән виолончель кебек классик музыка уен коралларына да урын табылган. Залда тамашачы арасында күренгән скрипкачы Динә Закирова белән виоленчелист Ильяс Камал да тамашачы буларак килмәгән булып чыктылар. Алар Рәдиф Кашаповка “Кайту” җырын башкарырга ярдәм иттеләр. Берничә җырда Оскар Юнысов аккордеонда уйнап ярдәм итте.

Шунысы да игътибарга лаек, Рәдиф беркайчан да халык җырларын яки кемдер тарафыннан башкарылган җырларны кабатламый. Ул яңа җырлар язу һәм шуларны җырлау яклы.

Концертның төп тамашачысы нигездә Бөтендөнья татар форумы эшчәнлегендә актив катнашучы яшьләр иде. Тамашачылар арасында Бөтендөнья татар форумы рәисе Тәбрис Яруллин, режиссер Илшат Рәхимбай, “Гауга” (Оskar c7 c5) төркеме солисты Оскар Юнысов һәм аның фанатлары очрады. Залда «Yummy Music» лейблы җитәкчесе, татар альтернатив музыкасының үз канаты астына алырга омтылган Ильяс Гафаров кына күренмәде. Дөрес, татар телендә чыгыш ясалуын белмичә генә бирегә килүче клубның гадәти клиентлары да борылып китмәде, концерт карады.

“Карагыз, нинди матур бит татар тамашачысы”, - диде Тәбрис Яруллин концерт тыңлаган тамашачыга ымлап. Халыкның азрак булуын ул якшәмбе кич булуына бәйләп аңлатты. “Безнең халык рокны да тәртипле генә тыңлый белә”, - дип Тәбриснең сүзен җөпләде танылган фотограф Рамил Галиев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100