news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Якшәмбе көнне Татарстанга салкыннар килә

Урыны белән -22 градуска кадәр салкын булуы ихтимал.

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда кар һәм буран көтелә. Әмма якшәмбе, 9 гыйнварда, явым-төшемнәр көтелми, республикага салкыннар киләчәк.

Төнлә температура -13 тән -18 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән -22 градуска кадәр салкыннар булуы ихтимал. Көндез -7дән -12 градуска кадәр температура көтелә. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Дүшәмбе көнне явым-төшем көтелми. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары-9 - -14 градус, көндез -6 - -11 градуска кадәр салкын булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot