news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якшәмбе көнне Татарстанда 21 градуска кадәр суыта

Төнлә һава температурасы 11-16 градус салкын булачак, урыны белән термометр баганалары -21 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 гыйнварда, республика территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар явуы ихтимал.

Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, төнлә һава температурасы 11-16 градус салкын булачак. Урыны белән термометр баганалары -21 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы минус билгесе белән 4-9 градусны тәшкил итәчәк.

Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил, юлларда бозлавык саклана, дип кисәтә синоптиклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100