news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якшәмбе көнне Казанда 1905 елгы температура рекорды куелды

1905 елның 27 октябрендә Татарстан башкаласында иң югары температура (+11,6 градус) теркәлгән.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне Казанда 1905 елгы температура рекорды куелды. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республика башкаласында термометрның терекөмеш баганасы +12 градуска кадәр күтәрелде. Аерым алганда, «Казан-аэропорт» авиация метеостанциясендә - +12,1, «Казан-Сокол»да - +12,6, «Казан-Опорная» метеостанциясендә +12,1 градус теркәлде.

  • Казанда моннан алдагы температура рекорды 114 ел элек теркәлгән һәм +11,6 градус тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100