Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Якшәмбе көнне Казан үзәгендә ВИЧка түләүсез тест узарга мөмкин булачак
Татарстанлыларны ВИЧка тест үтәргә курыкмаска чакырдылар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне Казанда теләге булган һәр кеше ВИЧка бушлай тест бирә алачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Яңа гасыр» коммерцияле булмаган автономияле хәйрия оешмасы генераль директоры Лилия Таишева сөйләде.
«16 майда, нәкъ менә Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көнендә, бездә гала-тест үткәреләчәк, ягъни Ульяновск, Чаллы һәм Казан өч тест-мобиле башкалада эшләячәк. Шәһәрнең Бауман үзәк урамында гала-тест ясалачак», — дип сөйләде спикер.
Лилия Таишева татарстанлыларны ВИЧка тест үтәргә курыкмаска чакырды. Чара «Җиңү өчен тест» акциясе буенча узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз