Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Якшәмбе Татарстанда көчле җил көтелә
Татарстанда якшәмбе көнне, 22 сентябрьдә, җил урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында шундый кисәтү урнаштырылган.
Синоптиклар фаразыннан күренгәнчә, төнлә һәм көндез көчле җил көтелә. Һава торышы шул исәптән Казанда да бозыла.
Республикада шулай ук урыны белән бераз яңгыр да явачак.
Элегрәк алдагы якшәмбедә һәм дүшәмбедә Казанда көндезге температура +14..+12 градуска кадәр түбәнәячәге, бераз яңгыр явачагы хакында хәбәр ителгән иде. Шулай ук синоптиклар салкыннардан соң җылы көннәрнең әйләнеп кайтачакмы-юкмы икәне турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз