news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Якшәмбе көнне Казанда икенчел чимал кабул итү пункты эшләячәк

Татарстан башкаласында якшәмбе көнне, 19 июльдә, «ЭкоЛогично» бергәлеге икенчел чимал җыю акциясен уздыра, дип хәбәр итә Совет районы администрациясе матбугат хезмәте.

Мәйданчыкта кабат эшкәртү өчен макулатура, ПЭТ-шешәләр, чеклар, йомшак һәм каты пластик, тетрапак, металл, алюминий, пыяла, мәчеләр һәм этләр азыгы, башка бик күп төрле әйберләр кабул ителә. Тулы исемлек белән «ЭкоЛогично» бергәлегенең рәсми сайтында танышырга була.

Фримаркет зонасына китаплар, декор эшләнмәләре, савыт-саба, фоторамкалар, аксессуарлар, вазалар, чәчәк чүлмәкләре, эш техникасы һәм башкаларны биреп калдырырга мөмкин.

Акция 10:30–12:00 вакыт аралыгында уздырыла.

Чарада катнашырга теләге булганнарны Җиңү проспекты, 141 йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең җир асты парковкасында (ориентир – Җиңү проспекты ягыннан «Л42» парковкасы) көтәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot