Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яков Геллер «Татар-информ» агентлыгын юбилее белән котлады
Татарстан Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 35 еллыгы белән тәбрик итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы коллективын, ветераннарын һәм җитәкчеләрен ихлас күңелдән юбилейлары белән котлыйм. Шәхсән минем стационар һәм күчмә мониторларда республика гаммәви мәгълүмат чараларының дүрт сайты һәрвакыт ачык тора, алар арасында «Татар-информ» да бар. Вакыйгалардан хәбәрдар булырга кирәк», - диде Геллер.
Ул «Татар-информ»ны күптән укуын билгеләп үтте.
«Миңа бу басма башка мәгълүмат чыганакларының капма-каршысы булуы белән кызык. «Татар-информ»да чыккан материалларда рус теле кагыйдәләрен бозып язучы «аналитиклар», «экспертлар», ялган эрудитларның аңлатмалары булмавы да яхшы», – дип саный Яков Геллер.
Ул мәгълүмат агентлыгына бу катлаулы чорда тотрыклылык һәм уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз