Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яхшы шартларда сыерлар сөтне күбрәк бирә – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
2014 елдан алып, Татарстанда барлыгы 830 ферма төзекләндерелгән, быел исә 340 шундый объект төзекләндерү планлаштырыла.
(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2014 елдан алып, Татарстанда барлыгы 830 ферма төзекләндерелгән. Быел исә 340 шундый объект төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестицион сәясәт һәм максатчан программалар бүлеге җитәкчесе Илдар Гафуров хәбәр итте.
Мәгълүм булганча, республикада сыер фермаларын, машина-техника паркларын, яшелчә саклау складларын төзекләндерү һәм сенаж-силос чокырлары төзү буенча дәүләт программасы гамәлдә.
“Төзекләндергән объектларның 30 процентка якыны бюджет хисабына компенсацияләнә. Әмма бу сумма 1,5-2 миллион сумнан артып китми. Бу өлкәдә Азнакай, Актаныш, Арча, Саба, Минзәлә, Балтач районнары узган ел актив эш алып барды”, – диде Илдар Гафуров. Аның сүзләренчә, төзекләндерү эшләрен уздыру — хуҗалыкның түләү сәләтенә бәйле. Чөнки программа нигезендә, чыгымнарның 70 процентын хуҗалыклар үз өстенә ала.
“Фермаларны төзекләндерү сөт күләменә дә тәэсир итә. Яхшы шартларда сыерлар сөтне күбрәк бирә”, – диде белгеч. Ул шулай ук алдагы 2 елда сыер фермаларына капиталь төзекләндерү тәмамланачагын да фаразлады.
Силос-сенаж чокырларына килгәндә, 2 ел эчендә 411 шундый объект барлыкка килгән. Быел тагын 128 шундый чокыр булдырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз