news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен атна буе әзерләндек – Цезарь Навас

"Рубин" командасының соңгы берничә уендагы капитаны "Амкар"ны катлаулы көндәш, дип бәяләде.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). “Рубин” футбол командасы Россия чемпионатының чираттагы тур уенына әзерләнә. Көндәше – Пермьнең “Амкар” командасы.

“Амкар” – катлаулы көндәш. Безгә каршы уенда алар, мөгаен, 0:0 исәбен саклап тоту өчен тырышыр. Менә шундый көндәшкә каршы уйнавы кыен да инде – беренче голны кертсәң, эш җиңеләячәк”, – диде команданың соңгы берничә уендагы капитаны Цезарь Навас журналистларга ачык күнегүләр вакытында.

Аның сүзләренчә, соңгы уеннардагы җиңелү аркасында клубтагы хәлләр мактанырлык түгел.

“Шул ук вакытта футболда төрле вакыт булуын истән чыгармаска кирәк: син көндәштән көчле булып та, җиңелергә мөмкинсең. Соңгы ике уенда мөмкинлекләребез дә булды, көндәшкә караганда өстенрәк тә булдык. Кызганыч, бу – футбол. Яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен атна буе әзерләндек”, – диде Навас.

Цезарь Навас үз әзерлеген 100 процент, дип бәяләде.

Исегезгә төшерәбез, 30 сентябрьдә Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 12 нче турында үз кырында Пермьнең “Амкар” командасы белән очраша. Уен 16.30 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot