news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яхшы инфраструктура булганда, дөньяның теләсә кайсы илендә IT-компаниягә нигез салып була

Тех Турның Ауропа Ассоциациясе президенты С.Лингьярд фикеренчә, Татарстанда моның өчен барлык шартлар тудырылган

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “1980 нче елларда югары технологияләр өлкәсендә бизнес алып бару дигәндә Америкада (Силикон үзәнендә, Бостонда) эшләү генә күзалланыла иде. 21 нче гасырда мәгълүмат технологияләре бик нык үсеш алды. Хәзер яхшы инфраструктура, теләк һәм квалификацияле белгечләр булганда, дөньяның теләсә кайсы илендә IT-компаниягә нигез салып була. Ә Татарстанда боларның барысы да бар”. Тех Турның Ауропа Ассоциациясе президенты Свен Лингьярд әнә шулай дип белдерде. Ул бу фикерен бүген Икенче Россия Тех Турының Казан этабында җиткерде. Аның белдерүенчә, халыкара инновация компанияләре, Инвестиция-венчур фондлары вәкилләре катнашкан бу чара республиканың югары технологияләр өлкәсендә эшләүче компанияләрен халыкара масштабка чыгаруда ярдәм итәргә тиеш.

Технологик Тур һәр Ауропа илендә 4-5 елга бер тапкыр уздырыла торган мәртәбәле чара. Ул шушы вакыт эчендә төзелгән иң яхшы инновация проектлары белән танышу мәйданы ролен уйный. Россиядә Беренче Тех Тур 2005 елда узган иде. Быелгысына әзерлек инде кышын ук башланган. Икенче Россия Тех Туры президенты Константин Фокин сүзләренә караганда, проектларны сайлап алу ике этапта уздырылып, анда илнең берничә төбәгеннән югары технологияләр өлкәсендә эшләүче 250 дән артык компаниясе катнашкан. Тех Турның Ауропа Ассоциациясе быелгы чарага шулар арасыннан илнең иң яхшы 24 компаниясен сайлап алган. Аларның тугызы Татарстаннан. Бу проектлар Икенче Тех Тур барышында дөньяның әйдәп баручы венчур фондлары һәм технологик корпорацияләренә тәкъдим ителә. Бүген Казан Ратушасында Татарстанның машина төзелеше, медицина техникасы һәм нефть химиясе өлкәсендәге 9 IT-компаниясе 6 дистәгә якын чит ил инновация компанияләре, венчур бизнесы вәкиленә презентацияләнде (Evernote, IIKO, Unisoft, Pokupator һ.б.) Аларга, шул рәвешле, төбәк дәрәҗәсеннән халыкара дәрәҗәгә күтәрелү мөмкинлеге ачыла. Халыкара инвесторларда югары бәя алган проектлар инвестицияләр алачак. Константин Фокин сүзләренә караганда, Беренче Тех Тур нәтиҗәсендә Россиянең 7 компаниясенә 30 млн. долларлык инвестицияләр юнәлдерелгән.

“Татарстан Россиядә беренчеләрдән булып Инвестиция-венчур фондын төзеде. Шуннан алып узган 4 ел вакыт эчендә республика проектлары халыкара компанияләр игътибарына лаеклы була бара. Икенче Тех Тур шуны дәлилләүче бер вакыйга”, - дип билгеләп узды ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйдельдинов. Ә Константин Фокин, бездә кеше ресурслары, яхшы технологияләр һәм дөнья дәрәҗәсендәге инфраструктура туплануын искәртеп, дөньякүләм тәҗрибә туплаган, акчалы һәм ныклы элемтәләре булган инвесторларның Татарстанга килүе югары технологияләр өлкәсендә җитди алгарыш ясарга ярдәм итәргә тиеш, дип өстәде. Ул шул ук вакытта безнең берничә компаниянең глобаль потенциалга ия булуын искәртте.

Инвесторлар күңеленә юлны кызыклы инновацияле проектлар аша гына түгел, мәдәни- тарихи мирасны тәкъдим итеп тә табып була. Кичә Икенче Тех Тур делагатлары Татарстан башкаласы, республикада яшәүче халыкларның мәдәнияте белән танышу мөмкинлеген алган булса, бүген кич татар халыкының гореф-гадәтләре һәм йолаларын алар махсус оештырылучы Сабантуйда күрә алачак. “Бизнесны алып барасың килсә, илнең мәдәнияте белән дә танышырга, кешеләре белән йөзгә-йөз очрашырга да кирәк”, - дип ассызыклады Тех Турның Ауропа Ассоциациясе президенты Свен Лингьярд.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100