news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яхинның иҗаты, шәхесе һәм яшәү рәвеше бер-берсенә тәңгәл килгән – Рәмис Әймәт

Татар дәүләт филармониясендә Рөстәм Яхин исемендәге II классик музыка фестиваленең гала-концерты үтте.

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Гала-концерт белән Рөстәм Яхин исемендәге II классик музыка фестивале тәмамланды.

Р. Яхин исемендәге фестивальдә дөньякүләм танылган пианистлар: СССРның халык артисты Элисо Вирсаладзе, Александр Гиндин, СССРның халык артисты Нани Брегвадзе, Татарстанның, Башкортостанның абруйлы сәнгать осталары чыгыш ясады. II Фестиваль кысаларында гыйнварда Россиянең халык артисты Сергей Захаров чыгышы көтелә. Концерт артистның авыруы сәбәпле 3 ноябрьдән 18 гыйнварга күчерелде, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.


Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, мәшһүр композитор Рөстәм Яхинның тууына 95 ел тулуга багышланган концертта Рөстәм Абәзов җитәкчелегендәге «La Primavera» оркестры, Зилә Сөнгатуллина, Рэм Урасин, Идрис Газиев, Резидә Галимова, Георгий Ибушев, Филүс Каһиров, Артур Исламов, Эльза Заяри, Юлия Җиһаншина катнашты. Ни кызганыч, афишаларда күрсәтелсә дә, авыру сәбәпле Альбина Шаһиморатова концертта катнаша алмады. Ул башкарачак дип көтелгән җырларны Зилә Сөнгатуллина белән Филүс Каһиров башкарды. Әйтик, “Китмә, сандугач”ны Филүс Каһиров башкаруында тыңладык.


Концертны Рөстәм Яхин эшкәртүендәге “Тәфтиләү” (Г.Тукай сүзләре) әсәре белән Татарстан Республикасы дәүләт камера хоры ачты. Рөстәм Яхинның “Моңлы гармун” (Нәби Дәүли сүзләре), “Ак җилкәннәр” (Мостафа Ногман сүзләре), “Йолдыз» (Кави Нәҗми сүзләре), “Яз чәчәген өзмә минем өчен” (Заһид Фәйзуллин сүзләре), “Күңелем өзгәләнгән минутларда” (Әхмәт Ерикәй сүзләре), «Ышанам» (Ләбиб Айтуганов сүзләре), “Күзләрем тик сине эзлиләр” (Мостафа Ногман сүзләре), “Ялгыз агач” ( Әхмәт Саттар сүзләре), “Бер генә сүз” (Ренат Харис сүзләре), “Если ты уйдешь” (Марат Таҗетдинов сүзләре), “Керим әле урманнарга” (Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләре), “Әниләр”, “Күңелемдә яз” (Мостафа Ногман сүзләре), “Җырланмаган әле безнең җыр” (Әхмәт Ерикәй сүзләре), “Китмә, сандугач” (Гөлшат Зәйнашева сүзләре) җырлары, “Фортепиано белән оркестр өчен кoнцерт”ы яңгырады.


Концертны Алсу Каюмова һәм Артем Пискунов алып барды. Сценарий авторы – шагыйрь Рәмис Аймәт, режиссер – Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.
“Сценарий язу өчен Рөстәм Яхин турындагы бөтен истәлекләрне укып өйрәндем. Аның иҗаты, шәхесе, яшәү рәвеше бер-берсенә тәңгәл килгәнлеген аңладым. Яшерен-батырын түгел - кайбер иҗади шәхесләрдә дисбаланс сизелә. Ә монда бөтенесе комплекста. Рөстәм Яхин Казанда үссә дә, татар телендә камил сөйләшкән, татар мәдәниятен, фольклорын белгән. Рөстәм Яхиннар яшәгән чорда Казанда татар һәм рус дөньясы ике параллель дөнья булып яшәгән бит. Икесе дә камил үсештә булган”, дип шәрехләде шагыйрь Рәмис Әймәт сценарийны әзерләвен.


Концерт программасына Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең 70 еллыгында ясаган чыгышыннан бер видеоөзек кертелгән иде. “Безнең Рөстәм Яхинны тиешле югарылыкка күтәрәсебез бар әле. Яхин – бөекләрнең бөеге”, дигән Минтимер Шәрипович моннан тугыз ел элек.

Концерт бөтен залның дәррәү торып басып гимн җырлавы белән төгәлләнде.

Искәртеп узабыз: тиздән Казанда Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылачак. Сын Казан шәһәренең Зур Кызыл урамында – Казан дәүләт консерваториясе каршында урнаштырылган инде. Тантаналы ачылу декабрь аенда булачак дип көтелә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100