news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яхин фестивален оештыручылар Яхинны башка халыклар өчен дә ачып бирергә җыена

Кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестиваленең йомгаклау концерты булды.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале аша оештыручылар Рөстәм Яхинны башка милләт халыкларына да ачып бирергә уйлый. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Яхин фестивален “яшәп киткән фестиваль” дип атады һәм концерт башланыр алдыннан журналистлар белән аралашканда, Яхин иҗатын Россия күләменә күтәрү максатлары белән уртаклашты.

“Театр дигәндә, “Нәүрүз” фестивален күзаллыйбыз, опера дигәндә – Шаляпин фестивален, классик нәфис сәнгать дигәндә, без Яхин фестивален күздә тотабыз”, – диде Кадим Нуруллин.

Искәртеп үтәбез, кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестиваленең йомгаклау концерты булды.

Тамашачы алдына Яхин әсәрләре белән Айдар Сөләйманов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, берничә көн элек кенә үз концертын тәкъдим иткән Илһам Вәлиев кебек Татарстан тамашачысына яхшы таныш артистлар белән бергә Санкт-Петербургта иҗат итүче Татьяна һәм Дамир Закировлар, Татарстанда бик сирәк күренүче Тимур Абдикеев һәм башкалар чыгыш ясады.

Ә инде концерт И.В.Әүхәдиев исемендәге Музыка көллиятенең татар хоры чыгышы белән башланып китүе, студентларның Рөстәм Яхинның “Ак җилкән”ен башкарулары татар музыка сәнгатенең киләчәген өметле итә. “Яхин әсәрләре башкару өчен шактый катлаулы. Монда яхшы сулыш һәм аваз пластикасы таләп ителә. Яхшы академик вокал әзерлеге сорала”, – ди хор җитәкчесе Гүзәл Ахунова.

“Яхин-гала” дип аталган концертны оештыручылар Яхинның яңа әсәрләре яңгыраячак дип вәгъдә итсә дә, гала-концертта башкарылган әсәрләр барысы да әзерлекле тамашачы өчен таныш әсәрләр булып чыкты, бары тик кайберләре соңгы елларда сәхнәләрдә еш яңгырамавы аркасында киң җәмәгатьчелек өчен онытыла гына төшкән иде.

Концертны "Татар-информ" онлайн күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100