news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ягулык салып бетермәгән өчен автозаправка станцияләрен штрафка тартачаклар

Ягулыкны салып бетермәгән өчен штрафның күләме АЗСның моннан алдагы елда алган кеременең 1 процентын (әмма 500 меңнән дә кимрәк түгел) тәшкил итәчәк.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров ягулык салып бетермәгән өчен автозаправка станцияләренә карата  җаваплылыкны көчәйтү планнары турында сөйләгән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта мондый очраклар өчен дә административ җаваплылыкны көчәйтү турындагы закон проекты әзерләнгән. Әгәр ул кабул ителсә, ягулыкны салып бетермәгән өчен штрафның күләме АЗСның моннан алдагы елда алган кеременең - 1 процентын (әмма 500 меңнән дә кимрәк түгел), ә икенче тапкыр закон бозган өчен 3 процентын (2 миллион сумнан да азрак түгел) тәшкил итәчәк», - дигән Мантуров «Комсомольская правда»га биргән интервьюсында.

Министр билгеләп үткәнчә, Үзәк федераль округта гына да автозаправка станцияләренә карата белдерелгән шикаятьләрнең 2016 елда – 21,6, ә 2017 елда 46,2 проценты ягулыкны салып бетермәүгә бәйле булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100