news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ягудин Вәлиеваның дисквалификациядән соң спортка кире кайтуы турында фикерен белдерде

Ягудин Вәлиеваның дисквалификациядән соң спортка кире кайтуы турында фикерен белдерде
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алексей Ягудин Камилә Вәлиеваның тиздән профессиональ спортка кайтуы турында фикерен белдерде.

Исегезгә төшерик, фигуралы шуучыны 2024 елның гыйнвар ае азагында Спорт арбитраж суды (CAS) уңай допинг-проба өчен дүрт елга читләштерде. Дисквалификация вакыты 2025 елның 25 октябрендә тәмамланырга тиеш.

«Камилә шул ук югарылыкка кайта алырмы — белмим. Тик мин моны бик теләр идем. Моны бик күпләр тели. Ә бу вакыйганың аңа ничек тәэсир итүе турында беренче чыганактан, ягъни Камиләнең үзеннән сорарга кирәк.

Без аның белән күптән түгел генә сөйләштек. Аның минем соравыма җавап бирүендә спортка кайтачагына, дәвам итәчәгенә һәм чыгыш ясаячагына һич кенә дә шиге булмавы сизелде. Ул 100 процент ышаныч белән җавап бирде. Шуңа күрә хәзерге вакытта мин аның кайтачагына ышанам. Әмма мин киләчәк турында сөйләргә бик яратмыйм», – дигән Ягудин ТАССка.

Ягудин шулай ук Вәлиеваның Россиядә хатын-кызлар арасында ялгыз фигуралы шууда потенциаль мөмкинлекләрен бәяләгән. Ул бүгенге көндә оппонентлар арасында конкуренция бик зур булмавын әйткән һәм Камиләнең башкалардан өстен булачагына ышаныч белдергән.

Исегезгә төшерик, кичә Казанда фигуралы шуу буенча Гран-приның өченче этабы тәмамланды. Анда хатын-кызлар арасында беренче урынны Татарстан кызы Динә Хөснетдинова (218.01 балл), икенче урынны Дарья Садкова (207.12) һәм өченче урынны Анна Фролова (202.09) яулады. Әлеге турнирда Алексей Ягудин комментатор буларак катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot