Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ядкәр» шәҗәрәләр порталын туплау Актаныш районыннан башлана
Беренче шәҗәрә Әнәк авылыныкы булачак.
(Актаныш, 4 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты «Ядкәр» дип аталган шәҗәрәләр порталын туплауны Актаныш районыннан башлый. Беренче шәҗәрә Әнәк авылыныкы булачак.
«Актаныш районында күренекле кешеләр бик күп. […] Иң беренче бу проектны Минтимер Шәрипович хуплап алды. Моны эшләргә кирәк һәм иң беренче Актаныш районында эшләргә кирәк», — диде дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова Актаныш районының авыл җирлеге башлыклары белән очрашу вакытында.
Ядкәр гениалогик үзәге автоном коммерция булмаган оешма төзелгән.Узган елда шәҗәрәләрне туплый ала торган интеллектуаль система ясалган. Бөтен Татарстан буенча шәҗәрәләрне туплау өч еллык план төзелгән. Архивларга 111 млн теркәүне цифрлаштырырга кирәк булачак.
Бүгенге көндә иң мөһим эш — авылда яшәүче һәркемнең «персональ мәгълүматны кулланырга ярый» дигән ризалыгын алу. Күп очракта авыл халкы берничә нәселгә килеп тоташа. Берсе ризалыгын биреп, икенчесе бирмәсә, эзләнү авырая, дип аңлатты оештыручылар.
«Ядкәр» порталы бүгенге көндә ябык режимда эшли. Анда мәгълүмат тупланып беткәч, теләгән кеше, шәхси электрон кабинетын ачып, нәсел шәҗәрәсен мөстәкыйль төзи алачак, дип аңлата Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз