news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәядән ату буенча Россия җыелма командасы Төркиядә шөгыльләнә

Россия җыелмасы киләсе айда узачак халыкара чемпионатка әзерләнә.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Җәядән ату буенча Россия җыелма командасы Төркиянең Анталья провинциясендәге Кемер туристик районында җыеннар үткәрә. Составында 40 кеше булган Россия җәядән атучылар командасы Кемерга ике атна элек килде. Спортчылар Кириш кварталындагы бер кунакханәгә урнашты. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Россия җыелмасы киләсе айда үткәрү күздә тотылган халыкара чемпионатка әзерләнә. Кемер муниципалитеты башлыгы Неджати Топалоглу спортчыларга уңышлар теләде.

«Без Россия спортчыларын үзебездә кабул итүебезгә шатбыз. Кемер — бик матур урын. Спортчылар бирегә әле кышын да киләчәкбез дип әйтә. Бу — бик яхшы. Туризм кышын шулай ук җанлана. Кемер муниципалитеты тиешле ярдәм күрсәтергә әзер», — диде Топалоглу.

Россия җәядән атучылар федерациясе башлыгы Владимир Ешеев Россия спортчыларының Кемерда үтә торган җыеннарга инде берничә ел килүен билгеләп үтте.

Әлеге районның климаты һәм табигате спортның теләсә кайсы төре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә, диде ул.

«Октябрьдә җыенга тагын киләчәкбез», — дип өстәде Ешеев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100