Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ябык типтагы оешмада булган һәм сайлау хокукына ия кешеләрең 87 проценты тавыш биргән
Карантин режимында булган социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына сайлау комиссиясе әгъзалары барган.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстандагы ябык типтагы учреждениеләрдә яшәүче һәм сайлау хокукына ия кешеләрнең 90 процентка якыны тавыш биргән. Бу хакта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде.
«Ябык типтагы участокларга игътибар бирелде. Ябык участокта булган кешеләрнең 87 проценты тавыш бирде. Бездә барысы 1800 кулга алынган кеше бар. Интенсив психиатрия хастаханәсеннән 666 кеше тавыш бирү хокукына ия, Бехтеров исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсендә 350 кеше тавыш бирә ала, ул оешмаларда тавыш бирү буенча эш оештырылды», — ди Сәрия Сабурская
Карантин режимында булган социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына, картлар йортына сайлау комиссиясе чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз