news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ябык әдәби конкурста катнашкан унбиш романның барысын да ир-атлар язган

Нигезләмә буенча роман жанры җиңүчеләренә 500, 400 һәм 300 мең сум күләмендә гонорар каралган.

Ябык әдәби конкурста катнашкан унбиш романның барысын да ир-атлар язган
Солтан Исхаков

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты карамаганыдагы Татар телен саклау комиссиясе тарафыннан үткәрелгән ябык әдәби конкурска роман тапшыручыларның барысы да ир-ат авторлар.

«Конкурска катнашкан романнарның унбишен дә ир-атлар язган булуы бик куанычлы. Әдәбиятны гомер-гомергә ир-ат алып барган», — диде конкурсның жюри рәисе Ркаил Зәйдулла әдәби конкурска багышлап «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә.

«Әлбәттә, бөтен өлкәдә дә хәзер хатын-кыз алгы планга чыга. Поэзиядә Лилия Гыйбадуллина килеп чыкты. Ул хәзер безнең әдәбиятның йолдызы. Ә инде роман жанрында ир-атларның булуы балансны күрсәтә», — дип дәвам итте ул фикерен.

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин роман язган унбиш автор арасында билгеле язучылар белән бергә читтә яшәгән таныш түгел кешеләрнең дә булуын әйтте. Кыска исемлеккә үтмәгән романнар арасында да билгеле язучыларның әсәрләре бар.

Нигезләмә буенча роман жанры җиңүчеләренә 500, 400 һәм 300 мең сум гонорар каралган. Лауреатлар әсәрнең авторлык хокукларын Татарстан китап нәшриятына тапшыра, романнар «Казан утлары» журналында да басылып чыга.

Ябык әдәби конкурс лауреатлары 21 февраль көнне Татарстан Язучылар берлегендә бүләкләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot