news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ябык әдәби конкурс җиңүчеләре Халыкара туган телләр көнендә бүләкләнәчәк

Конкурсның приз фондының гомуми күләме — 3 млн 895 мең сум.

Ябык әдәби конкурс җиңүчеләре Халыкара туган телләр көнендә бүләкләнәчәк
Солтан Исхаков

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе тарафыннан үткәрелгән ябык әдәби конкурста җиңгән әсәрләрнең авторлары 21 февральдә — Халыкара туган телләр көнендә бүләкләнәчәк.

Жюри рәисе Ркаил Зәйдулла конкурсның ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов инициативасы белән үткәрелүен ассызыклады.

«Әлеге ябык конкурс гайре табигый итеп кабул ителергә тиеш түгелдер. Әмма мондый масштаблы һәм мондый приз фондлы конкурсның татар әдәбияты тарихында булганы юк», диде Ркаил Зәйдулла.

Конкурсның приз фондының гомуми күләме — 3 млн 895 мең сум. Барлыгы 10 номинация. Роман жанрында I урын өчен 500 мең сум билгеләнгән иде.

Конкурс турында тулырак биредә.

news_right_1
news_right_2
news_bot