news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ябык әдәби конкурска 1626 гариза кергән, бу сан былтыргыга караганда күбрәк

Татар телендә язылган әсәрләргә ябык әдәби конкурска гаризалар кабул ителү вакыты төгәлләнде. 1 сентябрьгә 1626 гариза кергән. Романнарның 1 декабрьгә кадәр кабул ителүен искә алсак, бу сан әле артачак дип фаразлана.

«Килгән әсәрләрне теркәп бетердем. Саны күп, сыйфаты ничектер. Әлегә 8 роман килгән, романнар тагын киләчәк дип уйлыйм», - диде «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

«Повестьлар – 33, хикәя – 56, поэма яки шигырьләр шәлкеме – 861. Үсмерләр әдәбиятыннан 9 повесть, 33 хикәя, балалар әдәбиятыннан 28 хикәя, 12 кыска драма әсәре килгән. Балалар һәм үсмерләр әдәбиятыннан 570 поэма яки шигырьләр шәлкеме кабул ителде. Яңа номинация буларак «Әдәби тәнкыйть» кертелгән иде – 16 рецензия килде», дип санап үтте ул.

Быелгы конкурска алдагысына караганда күбрәк эш кабул ителгән, беренче конкурска 1455 эш кергән булган.

Әлегә конкурс комиссиясе тәгаенләнмәгән. Алар конкурска әсәрләр кабул ителеп беткәч кенә билгеләнә.

  • Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләрене туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Татар телендәге әдәби әсәрләргә яңа бәйгесен 2022 елның 1 октябреннән игълан иткән иде.
  • Бәйгедә катнашучыларның исеме билгеле булырга тиеш түгел. Әсәр псевдоним белән имзалана, автор турында мәгълүмат (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган елы, адресы һәм телефоны) ябык конвертларда җибәрелде.
  • Бәйгедә катнашу өчен әдәби әсәрләр «Казан утлары» журналы редакциясенә тапшырылды. Романнар 2023 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә.
  • Җиңүчеләргә бүләк фонды - салымнарсыз 3 млн 895 мең сум.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100