news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Яблоко" партиясе Татарстанда 200-250 ләп участокка үз күзәтүчеләрен билгеләгән

“Казанда гына түгел, башка шәһәр, авыл җирлекләрендә дә тавыш бирү барышын күзәтәбез”, - диде Руслан Зиннәтуллин.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Президентына кандидат Григорий Явлинскийның сайлау штабы 200-250 ләп участокка үз күзәтүчеләрен билгеләгән. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә “Яблоко” Россия берләштерелгән демократик партиясенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин хәбәр итте.

“Тавыш бирү барышын күзәтәбез. Казанда гына түгел, башка шәһәр, авыл җирлекләрендә дә. Элек авыл җирлегендә күзәтергә курка иделәр. Хәзер авыл җирлегендә берничә күзәтүче эшләячәк. Хокук бозулар булса, штаб реакциясен күрсәтәчәк. Шикаятьләр булса, Үзәк сайлау комиссиясенә язачакбыз”, - дип белдерде спикер.

Моннан тыш, Руслан Зиннәтуллин Ксения Собчак штабы белән килешеп эшләүләрен әйтте. Кайсыдыр участокта уртак күзәтү оештырылачагын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100