news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ябалак" уенында, 9 көндәшен артта калдырып, "Синхротүбәтәй” җиңү яулады

Хәсән Туфанның чын исеменең Хисбулла Фәхри улы Гөлзизин-Хәзрәтов-Кусинов икәнлеген катнашучыларның күбесе белә алмады.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 29 ноябрьдә Казанда 2017-2018 ел сезонының икенче “Ябалак” татар интеллектуаль уены узды. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә әлеге уенда катнашты.

Уенның максаты – татарның актив яшьләрен туплап, кызыклы заманча кичәләр оештыру. “Ябалак”та биремнәр төрле өлкәдән алынган: милләт тарихына, татар җырларын, төрле танылган шәхесләрне белүгә багышланган сораулар күп иде.

“Ябалак” 5 турдан торды. Барлык турларда да сораулар бәйләнешле фикер йөртә белүгә һәм зирәклегеңне күрсәтүгә юнәлдерелгән иде. Һәр турда 6 -10 га кадәр сорау булды. Аларга җавап табу өчен, нибары 1 минут вакыт бирелде.

Беренче турда командаларга 7 сорау бирелгән иде. Сораулар арасында татар дөньясы, мәдәнияте, музыкасына кагылышлы биремнәр булды.

Оештыручылар икенче турны “Мантыйк кайда?” дип атаганнар. Катнашучылар фотоларда күренекле шәхесләрне танырга тиеш иде. Алар арасында Салават Фәтхетдинов, Elvin Grey, Зөлфәт Зиннуров, Николай Басков кебек шәхесләр бар иде.

Катнашучылар өченче турда, җавап буларак, бары тик "әйе" һәм "юк" сүзләрен генә тәкъдим итә алды. Шуңа да карамастан, бу тур зирәклекне сыный торган иң авыр ярышларның берсе булды. Мәсәлән, Хәсән Туфанның чын исеменең Хисбулла Фәхри улы Гөлзизин-Хәзрәтов-Кусинов икәнлеген катнашучыларның күбесе әйтә алмады.

Уенчылар музыкаль турда татар, рус, инглиз җырларында агач исемнәрен табарга тиеш иде. Бар авырлыгы шунда ки, җырларның бары тик көе генә уйнатылды.

Соңгы турда капитаннар ярышты. Катнашучылар командалары белән бергә сорауларга җавап эзли ала иде, яки уенны капитаннарына тапшыра алды. Капитан гына катнашкан очракта, һәр дөрес җавап икеләтелгән балл белән бүләкләнергә тиеш иде. Әмма капитаннар гына катнашучы команда табылмады.

Интеллектуаль уенда барлыгы 10 команда көч сынашты. Командаларда 4-6 кеше катнаша алды. Уен дәвамында командалар арасында көрәш барды. Җиңүче булып “Синхротүбәтәй” командасы табылды. Икенче урында – “Хозур” командасы. Җиңүчеләр исемлеген “Туган тел” командасы япты. Җиңүчеләрне тәм-том һәм “Ябалак” уенының истәлекле бүләкләре белән бүләкләделәр.

Әйтергә кирәк, җиңүчеләрне тиз генә билгеләп булмады, чөнки 1-2 нче һәм 3-4 нче урыннардагы командаларның баллары тигез булды. Әлеге очракка “Ябалак” оештыручылары өстәмә сораулар әзерләгән иде.

“Ябалак” татар интеллектуаль уенының киләсе көч сынашуы декабрь аенда булачак. Төгәл мәгълүмат “Ябалак” уенының “ВКонтакте” челтәренең рәсми төркемендә урнаштырылачак. Командалар, үзләренә исем уйлап табып, алдан ук теркәлергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100