news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ябалак" - татарча мохит тудыра торган, акыл сәләтенә корылган бердәнбер уен - Р.Миргаязов

"Кемдер, татар телен бетерәләр, дип, төшенкелеккә бирелә, кемдер кулыннан килгәнне алып эшли инде”, - ди Ринат Миргаязов.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Кичә, 14 декабрь көнне Казанның "Түбәтәй" кафесында “Ябалак” татар интеллектуаль бәйгесенең 2017 елгы соңгы уены узды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Ләйлә Исламова хәбәр итте.

Уенның максаты – татарның актив яшьләрен туплап, кызыклы, заманча кичәләр оештыру. “Ябалак”та биремнәр төрле өлкәдән алынган: милләт тарихына, татар җырларын, төрле танылган шәхесләрне белүгә багышланган сораулар күп иде.

Уенның сораулары катнашучыларга, интернетны кулланмыйча гына, үзеңә һәм команда белеменә генә таянып җавап эзләргә өнди. Биремнәр аерым бер темага багышланган. Башта - бирелгән фоторәсемнәрдә яшерелгән әкият исемнәрен атарга кирәк булса, аннары яңгыраган җыр өзекләреннән кош исемнәрен әйтергә тиеш булдылар. Шулай ук татар халык мәкалләренең үзгәртелеп бирелеше, сәер тоелса да, уен өчен яңалык булды. Мәсәлән, “Ялкау югалтыр, мамыкка саморез борыр” ны катнашучылар “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дип төзәттеләр.

Уенга инде дүртенче тапкыр килүче - “Яшьләр бистәсе” командасыннан Эльвира Зиннәтуллина: “Туган телебездә алып барыла торган чаралар булуы - бик тә уңай күренеш. Уен атмосферасы да ошый, сораулар да кызыклы. Аларның татар мәдәнияте, әдәбияты һәм тарихы белән бәйле булуы бигрәк тә яхшы”, - дип сөйләде. Сүз уңаеннан, 2017-2018 ел сезонының икенче “Ябалак” татар интеллектуаль уенында “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашкан иде.

Беренче урын яулаган “Хозур” командасының вәкиле Айнур Әхмәдиев та үз кичерешләре белән уртаклашты: “Мин мондый уеннар белән бик кызыксынам, интеллектуаль тапшырулар карыйм. Мондагы мохит бик тә ошый, уенга һәрвакыт яхшы, дустанә мөнәсәбәттә булган күңелле кешеләр җыела”, - диде катнашучы.

Уенның оештыручыларының берсе Ринат Миргаязов “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай ук уенның яхшы узуы һәм катнашучыларга ошавы турында әйтте.

“Ябалак” уенында барлыгы 8 команда катнашты. Алар, 6 турдан торган сорауларга җавап эзләп, үзләрен сынады. Уен яхшы узды, халыкка бик ошады. Яңа ел мохитен тудыру өчен катнашучыларга мандариннар да өләштек. Бу, уйлап карасак, бердәнбер татарча интеллектуаль уен. Кемдер татар телен бетерәләр дип төшенкелеккә бирелә, кемдер кулыннан килгәнне алып эшли инде”, - диде Ринат Миргаязов.

“Ябалак”ның татлы бүләкләренә “Мин яратам” (3 урын), “Шүрәлинә” (2 урын) һәм “Хозур” (1 урын) командасы ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100