news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ябалак" интеллектуаль уенында 13 команда татар өлкәләренә караган сорауларга җавап эзләде

Уенны оештыручылар – татар актив яшьләре Ренат Миргаязов, Азат Миргаязов, Артур Фәләхов, Рүзәл Әхмәдиев, Илнур Кадыров, Алена Валькова.

"Ябалак" интеллектуаль уенында 13 команда татар өлкәләренә караган сорауларга җавап эзләде
Александр Эшкинин

 (Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 20 апрельдә Казанда өченче тапкыр “Ябалак” татар интеллектуаль уены узды. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә әлеге уенда катнашты.

Уенның максаты – татарның актив яшьләрен туплап, кызыклы заманча кичәләр ясау. Уенны оештыручылар – татар актив яшьләре Ренат Миргаязов, Азат Миргаязов, Рүзәл Әхмәдиев, Артур Фәләхов, Илнур Кадыров, Алена Валькова. “Ябалак”та биремнәр төрле өлкәдән алынды: милләт тарихына, татар җырларын, спектакльләрен, фильмнарын белүгә багышланган сораулар күп иде.

“Ябалак” 5 турдан торды. Барлык турларда да сораулар мантыйкый фикер йөртә белүгә юнәлдерелгән иде. Мәсәлән, Болгарга 922 елда килгән кешенең әтисе кем булган? Дөрес җавап – Фадлан.

Интеллектуаль уенда барлыгы 13 команда катнашты. Командаларда 4-6 кеше булырга тиеш иде. Уен дәвамында командалар арасында зур көрәш барды. Җиңүче булып “Мин беләм” командасы билгеләнде. Икенче урында – “Мин татарча сөйләшәм” акциясен оештыручылар командасы. Җиңүчеләр исемлеген “Гаяз Рәдисович” командасы япты. Җиңүчеләрне тәм-том белән бүләкләделәр.

Интеллектуаль уенны татар яшьләре лидерлары Рүзәл Әхмәдиев белән Ренат Миргаязов алып барды.

“Ябалак” интеллектуаль уены өченче тапкыр уздырылды. Алдагы уеннарда “Сәрләүхәсез” һәм “Сөембикә” командалары җиңү яулаган иде.

Киләсе “Ябалак” интеллектуаль уеннары май аенда узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100