news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ябалак» интеллектуаль уены катнашучысы: Уен эрудицияне киңәйтә

Татар яшьләре «Нәрсә? Кайда? Кайчан» форматында уен үткәрде.

«Ябалак» интеллектуаль уены катнашучысы: Уен эрудицияне киңәйтә
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанда «Ябалак» дип аталган татарча интеллектуаль уен үткәрелде. Чарада катнашкан татар яшьләре әлеге уенны белемгә тартылу һәм эрудицияне киңәйтә дип саный. Бу хакта Динара Галләмова белән Йолдыз Шәрәпова «Татар-информ» хәбәрчесенә уен тәмамланганнан соң сөйләде.

«Безгә ошады. Үзенчәлекле сораулар бирелде, аларның татар телендә булуы күңелгә ятышлы булды. Бу очракта син җавапны да татар телендә уйларга тиешсең. Мондый уеннар күбрәк булсын, аларны таныту кирәк дип саныйбыз. Төркемдәшләребез белән бергәләп килү зарур дигән нәтиҗәгә килдек. Белемгә тартылуыңны, эрудицияңне киңәйтә һәм киләсе уенда җиңәргә этәргеч бирә», — диде яшьләр.

Рүзәл Әхмәдиев сүзләренчә, интеллектуаль уеннарда катнашучыларның саны җитмештән алып туксанга кадәр җиткән. «Шуннан уеннарыбыз зур мәйданчыкларда еш уздырылып килде. Быелгы сезонны ачмабыз да дигән идек, әмма кешеләр үткәрүебезне сорады», — ди ул.

«Интеллектуаль уеннар Казанда өч-дүрт ел элек популярлаша башлаган иде. Нигә әле татар телендә шушы форматта уен оештырмаска, дип уйландык һәм эксперименталь рәвештә үткәреп карарга булдык. Иң элек Ренат Миргаязов, Азат Миргаязов, Айдар Шәйхин оештырып җибәрде, соңыннан мин, Артур Фәләхов һәм Илназ Яруллин килеп кушылдык. Уеннар масштаблырак үтә башлады», — диде оештыручыларның берсе.

«Яңгыраган сорауларның кырык проценты — үзебезнең акыл җимеше. Аерым очракларда тәрҗемәсез була алмый. Әмма дә ләкин татар халкы, Казаныбыз, татар яшьләре белән бәйле сораулар төзергә тырышабыз», — дип сөйләде Рүзәл Әхмәдиев.

Рүзәл Әхмәдиев «Ябалак» уеннарының татар яшьләрен җыю максатын куймавын әйтте. «Татар яшьләрен җыябыз, аларны аралаштырабыз һ.б. дип әйтүчеләр болай да күп. Без инде өч ел эшлибез, ай саен икешәр уен үтә. Без, иң беренче чиратта, татар яшьләренә ял оештырабыз. Алга таба танышып өйләнешәләрме, дуслашып китәләрме — аларның эше. Иң мөһиме — татар яшьләренә ял кору», — диде ул.



Галерея: "Ябалак" интеллектуаль уены


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100