news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәяүлеләр йөри торган төп юлларда эшне кыш башыннан ук оештырырга кирәк - Казан мэры

Узган атнада Казан урамнарында 365 берәмлек техника эшләгән һәм 1 мең тоннадан артык кар шәһәрдән читкә чыгарылган

 (Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казан шәһәрендә юлларны боздан арындыру, кардан чистарту эшләре тулысынча оештырылган. Узган атнада гына да башкала урамнарында 365 берәмлек техника эшләгән һәм 1 мең тоннадан артык кар шәһәрдән читкә чыгарылган.


Бүген башкала җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, боздан арындыру өчен матдәләр куллану нәтиҗәсендә, башкала юлларында бозлавык күзәтелмәгән.


Киләсе атнада да һава тырышы тотрыклы булмау көтелә һәм, Игорь Куляжев сүзләренчә, һава торышы нинди булуга да карамастан, Казан урамнарын чистарту дәвам ителәчәк.


Илсур Метшин исә шәһәр урамнарын кыш айларында тәртиптә тоту хәзерге вакытта төп бурычларның берсе булуын искәртте. Ул, шулай ук, җәяүлеләр юллары һәм кичүләренә кагылган шикаятьләр барлыгын да ассызыклап үтте.


“Миллионлы шәһәрдә миллонлаган юллар, шул исәптән тротуарлар барлыгын да мин бик яхшы аңлыйм. Әмма кешеләр эшкә, балалар мәктәпкә йөри торган төп юллар бар. Андый юлларда эшне кыш башыннан ук оештырырга кирәк”, - диде мэр.

news_right_1
news_right_2
news_bot