news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәяүлеләр караңгыда яктылык чагылдыра торган элементлы киемнәр кияргә тиеш була

Бу, җәяүлеләрне машина йөртүчеләр тарафыннан бәрдерү очракларын киметү максатыннан, гамәлгә керә

 (Казан, 26 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 1 июльдән юл читеннән караңгыда баручы җәяүлеләр киемнәрендә машина утларын чагылдыра (кире кайтара) торган элементлар йөртергә тиеш була. Мондый элементлар булмаса, җәяүлеләргә 500 сум күләмендә штраф яный.

Киемдәге яктылык чагылдыра торган элементлар җәяүлеләрне таптату очракларын ике тапкыр киметәчәк, дип фаразлый ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ Идарәсе башлыгы урынбасары Юрий Ставниченко. Бу хакта ул бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, мондый киемнәрне эзләп табу кыенлык тудырмаячак, чөнки Татарстанда бу эш белән шөгыльләнүче сәнәгать оешмалары бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot